Шушы көннәрдә Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Дамир Шарипов, психологлары Вероника Евдокимова һәм Светлана Василова мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдән 10 бала белән дәрес үткәрде.
Балалар белән танышып, белгечләр "Автомат Калашникова" дип исемләнгән видеофильм күрсәтте.
Чара ахырында балаларны директор урынбасары Гөлнара Давыдова котлады һәм чәй табыны артына чакырды.