Кукмара “Шәфкать” балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Мәрхәмәтлелек шәһәре" социаль проектын тормышка ашыру дәвам итә. Әлеге проект кысаларында белгечләр авыр патологияле инвалид балаларның өйләренә барып, хәлен белә.
Бүген хезмәткәрләрнең визиты баланың иҗади үсешенә багышланды. Укытучылары җитәкчелегендә Руслан үз әнисе белән бергә "Аппликация" техникасы буенча бүләк ясады.