Әлмәттә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар, шул исәптән инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Чарада Әлмәтнең 13 предприятие кадрлар вәкилләре катнашты.

Эш бирүчеләр автобус йөртүче, әйдәп баручы икътисадчысы, хезмәт буенча белгеч, механик, токарь, фрезеровщик, шәфкать туташы, врач (хирург, ортопед, кардиолог, гинеколог, невролог, травматологик бүлегенең травматолог), ветеринария фельдшеры, табиб ярдәмчесе-эпидемиологы, менеджер, геодезист, каравылчы, бетончы, электрик, мастер, сатучы-консультант, автомобильләр ремонтлау буенча слесарь, повар, кондитер, машинист, кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 147 граждан килде, шуларның 30ы алга таба эшкә урнашу өчен юллмалар алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International