15 февраль – Әфганистанда батырларча вафат булып калганнарны искә алу көне. Бу көндә әлеге батырлар белән бергә хезмәт куйганнар барысы бергә җыелышып хәтер көне оештыралар. Үзләренең яшь булуларына карамастан, шушы куркыныч җирдә, кулларына мылтык тотып, соңгы көннәренә кадәр хезмәт куйганнары өчен хөрмәт белән искә алалар аларны...
Шушы көндә Теләче районының волонтерлары да, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә, интернационалист сугышчылар истәлегенә куелган таш сыннар янына чәчәк бәйләмнәре илттеләр. Әлеге күренеш, үсеп килүче яшьләрдә рухи-әхлакый сыйфатларны уятырга зур этәргеч булып тора.