Кичә, 15 февраль көнне Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында чираттагы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының утырышы узды.
Чарада социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф, полиция белгечләре, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе катнашты.
Утырыш барышында гаиләләрне социаль тернәкләндерү индивидуаль планнары, социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Шулай ук, “Бергә булдырачакбыз” Республика проектын тормышка ашыруга да аерым игътибар бирелде.