Бөгелмәдә вакансияләр ярминкәсе барышында эшкә урнашу өчен 16 юллама бирелде

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Чарада шәһәрнең түбәндәге предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: "ТРИС" ҖЧҖ, "1 нче номерлы Бөгелмә икмәк заводы”, "Бөгелмә электр насослары заводы" ААҖ, "Бөгелмә элеваторы" ЯАҖ, "Агат" Сәүдә йорты, "Транснефть-Прикамье" АҖ һәм башкалар.

Эш бирүчеләр икътисадчы, склад мөдире, сәүдә вәкиле, машина йөртүче, токарь кебек вакантлы эш урыннары тәкъдим итте.

Ярминкәгә 32 кеше килде, шуларның 16ына алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International