Казанда Республика бәйгесендә хезмәтне саклау кагыйдәләре буенча белгечләрне ачыклыйчаклар

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

21 февральдә Казанда инде тугызынчы тапкыр “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч – 2017” Республика конкурсы узачак.

Конкурс ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә оештырылачак. Чарада 100 дән артык кеше, шул исәптән, Санкт-Петербург, Пермь өлкәсе, Удмуртия Республикасыннан да катнашучылар булачак.

Чара сәгать 10:00да "Казан Ярминкәсе" конгресс-үзәгендә, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8 нче йорт адресы буенча узачак.

Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була http://maot16.ru/news-konkurs-luchshi-specialist-po-OT-2017.html

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International