Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Арча янгын сүндерү бүлекчәсендә булдылар. Биредә бүлек җитәкчесе Роберт Ибрахимов янгын сүндерүчеләрнең эше турында сойләп узды.
Балалар үз күзләре белән махсус киемнәр, җихазлар һәм техникаларны күрде, янгын сүндерәчеләрнең көтелмәгән хәлләрдә ничек эш итүләре, үзәкнең оешу тарихы белән танышты.