Кукмара "Тылсым" үзәге хезмәткәрләре сәламәтләндерү чарасы оештырды

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Белгеч Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Дамира Кашапова, бүлек мөдире Алсу Юзмухамедова һәм медицина хезмәткәре Альмира Гыйматдинова “Озын гомер мәктәбе” программасы буенча сәламәтләндерү чарасы оештырды.

Дәрес социаль хезмәт алучы Илфира Латыйпованың йортында лекция рәвешендә узды. Шәфкать туташы артериаль кан басымын үлчәде, сәламәт яшәү рәвеше турында профилактик әңгәмә үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International