"Балкыш" приютында патриотик шигырьләр конкурсы оештырылды

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик шигырьләр конкурсы узды.

Приют карамагындагы 6-15 яшьлек балалар шигырь сөйләп, үзләренең иҗади талантын күрсәтте.

Конкурс йомгаклары буенча, иң яхшы шигырь укучылары истәлекле бүләкләр һәм татлы призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International