14 февральнең 2017 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 15 365 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда, 174 кешегә күбрәк.
Икътисади актив халык саныннан чыгып билгеләгәндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,75%ны тәшкил итә.
Мәшгульлек хезмәте органнарыннан килгән мәгълүмат буенча республикада 26 179 ачык эш вакансияләре бар. Атна хисабында эш бирүчеләр 3 599 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,58 кешене тәшкил иткән.
Шулай ук, атна хисабы буенча 871 эшсез граждан булган, шуларның 801 моңа кадәр хезмәт куйган.
Шуның белән беррәттән оешмаларны бетерү белән бәйле, яисә хезметкәрләр санын яки штатны кыскарту сәбәпле эшсез дип 47 кеше саналган.