Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

2017 нчы елның 15 нчы февраль көненә Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1787 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 31 кешегә азрак.

Моның белән беррәтән, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай һәм Кама Аланында эшсезләр саны арткан. Соңгы мәгълүматларга килгәндә, әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1193, 743, 465, 405 һәм 342 эшсез граждан теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International