Бүген Кукмара "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге социаль педагогы үзәк карамагындагы балалар өчен музейга экскурсия оештырды.
Чараның максаты булып инвалид балаларны Ватан алдында бурычларын үтәгән сугышчыларга багышланган экспозицияләр белән таныштыру торды. Шулай ук, экскурсия барышында балалар Кукмара районыннан сугышта катнашканнарның исемлеге белән дә танышты.
Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды.