Түбән Кама "Балкыш" приютында патриотик юнәлештәге чара узды

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Ватанны саклаучылар көненә багышланган мавыктыргыч дәрес-практикум узды. Чарада социаль адаптациядә авырлыклар кичергән яшүсмерләр катнашты.

Дәрестә балалар Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү традициясе белән танышты, презентация карады, ә аннары мөстәкыйль рәвештә бәйрәм открыткалары ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International