"Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Диләрә Зарипова тарафыннан төркемле психологик дәрес оештырылды.
Дәрес барышында психолог тренинг күнегүләр үткәрде, аннан аларга җентекле анализ ясады. Шулай ук, барлык катнашучылар да үз фикерен белдерде, әңгәмәдә катнашты.