Биектау районында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән күчмә чаралар үткәрелде

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Биектау районында күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр буенча ведомствоара рейд узды. Әлеге чараны “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссия әгъзалары оештырды.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлек мөдире Энҗе Шакирова сүзләренчә, мондый рейдлар вакытында янгын сүндерү хезмәткәрләре өй мичләренә аеруча зур игътибар бирә һәм шул рәвешле янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International