Чепья авылында яшәүче Гыйләҗева Мәсхүдә Нәҗип кызына 12 февраль көнне 90 яшь тулды.
Шул уңайдан Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлек мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиева юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Шулай ук, юбилярга Президент Путинныңң котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.