"Веста" үзәге белгечләре балаларны патриотизмга өйрәтә

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү алдыннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ведомствоара патронажда торучы балалар һәм ата-аналар белән кинотренинг кулланып, "872 көн" дип писемләнгән чара узды.

Чараның максаты булып патриотизм тәрбияләү, илнең тарихи вакыйгаларын искә төшерү торды.

Дәрес барышында катнашучылар 1941-1945 еллардагы тарихи вакыйгалар белән танышты, документаль фильм карады.

Чара ахырында барлык катнашучылар да бер минут тынлык белән һәлак булган солдатларны искә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International