Балтач районында яшәүче Сафиуллина Зөлхәбирә Әхмәт кызына 12 февраль көнне 90 яшь тулды.
Шул уңайдан Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Ильдар Габдрахманов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Шулай ук, юбилярга Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.