Чирмешән районының Министрлык карамагындагы учреждения җитәкчеләре эшчәнлегенә йомгак ясады

2017 елның 10 феврале, җомга

Бүген Чирмешән районында халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау хезмәткәрләренең 2016 ел эш нәтиҗәләре буенча киңәшмәсе узды.

Социаль яклау бүлеге башлыгы Рушания Солтан кызы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Фәридә Камал кызы, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт директоры Җәүдәт Әбелҗәдит улы, матди ярдәм күрсәтү республика үзәге бүлеге мөдире Ирина Николаевна, “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәге директоры Фирдәвес Мәсхуть кызы башкарылган эшләре турында таныштырылды, төп казанышлары, проблемалары, 2017 елга планнары турында сөләде.

Чирмешән муниципаль район башлыгы Фердинат Мидхәт улы әлеге оешмаларның район өчен әһәмиятле булуын әйтеп узды.

Шулай ук, киңәшмә барышында иң яхшы хезмәткәрләргә социаль яклау бүлегенең мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International