«Шатлык» приюты тәрбиячесе Апакимова Р.Х. тәрбияләнүчеләр белән «Урманда нинди хайваннар яши?» дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Дәреснең төп максаты булып балаларга урман турында аңлатма бирү, анда нинди хайваннар яшәгәнлеген (бүре, куян, аю) әйтеп бирү табышмакларга җавап табып, аларның тышкы кыяфәтләрен тасфирлап күрсәтү торды.
Балалар дәрес барышында бик игътибарлы булды, үзләренә бирелгән җавапларга, табышмакларга бик теләп җавап бирде.