Шушы көннәрдә авыл китапханәсендә "Книголюб" клубы әгъзаларының чираттагы очрашуы узды. Биредә шулай ук, Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы Геннадий Грибошников та катнашты.
Китапханәче Индира Дебердеева чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы тарихы белән таныштырды.
Шулай ук, очрашу кысаларында татар язучыларының китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.