Шушы көннәрдә Халыклар дуслыгы йортында Түбән Кама шәһәре социаль учреждениесендә тәрбияләнүчеләр һәм "Форвард" иреклеләр советы волонтерлары арасында милләтләр фестивале узды.
Чараның максаты булып яшьләр арасында экстремизм һәм терроризмны профилактикалау, республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре турында мәгълүмат җиткерү торды.
"Веста" үзәге белгечләре сүзләренчә, барлык командалар да кызыклы һәм оригиналь номерлар күрсәтте. Фестивальдә катнашучылар төрле милләтләрнең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша алды.