"Тылсым" үзәге белгечләре күчмә чаралар өиклын оештырды

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күчмә чаралар оештыра.

Шулай итеп, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече һәм социаль хезмәткәр 2 нче төркем инвалиды Фәния Вәлиуллинаның йортында булып кайтты. Түбән Искубаш урта гомуми белем бирү мәктәбе волонтерлары өлкәннең йорт территориясен кардан чистартты.

Моннан тыш, үзәк белгечләре Түбән Арбаш авылында яшәүче Гандалиб Кәримованың йортына барып, "Көз тормышы" программасы буенча дәрес үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International