9 февраль көнне “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәрдаим көндәлек эшләрдә ярдәм күрсәтүче мобиль бригада белән Алга һәм Петровск авылларында булып кайттылар.
Әлеге бригаданың максаты булып район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда яшәүче авыр тормышлы, күп балалы гаиләләргә, ялгыз торучы һәм мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм күрсәтү торды.