Татарстан предприятияләре хезмәт хакы бурычын кайтарды

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, «Агрофирма Агрыз» ҖЧҖ 760 хезмәткәренә 4823 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.

Шулай ук, «Казанский комбинат надомников» ҖЧҖ 1 хезмәткәренә 20 мең сум күләмендә өлешчә хезмәт хакы бурычын түләде.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International