«ТГК Уруссинская ГРЭС» ЯАҖе хезмәткәрләре өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Ютазы районында «ТГК Уруссинская ГРЭС» ЯАҖ хезмәткәрләре өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылды.

Чарада 3 оешма катнашты: "Урыссу электромеханика заводы" ҖЧҖ, “ОЗНА-Измерительные системы” ЯАҖ, «ОЗНА-Октябрьский механический завод» ҖЧҖ.

Эш бирүчеләр слесарь-ремонтчы, электромонтажник, электромонтер, станок операторы, токарь-универсал, электрогазосварщик, токарь һәм башка белгечлекләр буенча вакантлы эш урыны тәкъдим итте.

Чара йомгаклары буенча алга таба эшкә урнашу өчен резюме, анкета тутырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International