“Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү” программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова "Сталинград сугышы" дип исемләнгән төркемле дәрес үздырды.
Чараның максаты булып балаларда ил тарихына карата кызыксыну уяту, патриотик тәрбия бирү торды.
Дәрес барышында социаль педагог Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә оештырды, презентация күрсәтеп, Сталинград сугышы турында сөйләде.