Зәйдә министрлык карамагындагы учреждениеләрнең йомгаклау киңәшмәсе узды

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Бүген Зәй районында халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау органнары хезмәткәрләренең 2016 елның нәтиҗәләре буенча киңәшмәсе узды.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Екатерина Андреева һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина башкарган эшләр белән таныштырдылар, 2017 елга планнар һәм перспективаларны билгеләп уздылар.

Киңәшмә барышында, шулай ук, эшсезлек дәрәҗәсе кимү, гражданнарны эшкә урнаштыру югары процент күрсәткече турында да билгеләп үтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International