2017 нчы елның 7 нчы февраль көненә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4595 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 94 кешегә күбрәк.
Шулай ук, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга, Чистай, Кама Аланы һәм Менделеевскта эшсезләр саны арткан. Соңгы мәгълүматларга килгәндә, әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1818, 716, 451, 357, 332 һәм 106 эшсез граждан теркәлгән.
Моның белән беррәтән, Түбән Камада эшсезләр саны шулай ук 1152 кешене тәшкил итә.