Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном учреждениясының Авиатөзелеш районындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге психологы балигъ булмаган 11-13 яшьлек балалар өчен тренинг элементлары кергән «Киләчәгебезне планлаштырабыз» дип исемләнгән төркемле дәрес уздырды.
Катнашучылар үзләренең проектларын - уникаль максат карталарын булдырдылар. Әлеге дәрес балаларга үзләренең эчке дөньяларына күмелергә, максатларын, теләкләрен, шәхси ресурсларын анализларга мөмкинчелек бирде. Төркемле дәрес кыска метражлы «Раслау» фильмын карау белән тәмамланды.