ТАССР оешканга 100 еллыгы уңаеннан Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Татарстан-безнең уртак йортыбыз" дип исемләнгән чара узды.
Педагоглар тәрбияләнүчеләрне Татар автономик республикасының оешу тарихы, анда яшәүче милләт вәкилләре һәм мәдәни мираслар белән таныштырды.
Балалар актив рәвештә төрле конкурсларда, викторинада катнашты.