Кичә Яшел Үзән районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү шартларын тикшерү максатыннан ведомствоара комиссия рейд үткәрде.
Комиссия әгъзаләре Большие Ключи, Бишнә, Садовый, Маевка һәм Ивановский авыл җирлекләрендә торучы 8 гаиләдә булды.
Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшкә урнаштыруда ярдәм итү, җәмәгать һәм вакытлы эшләрдә катнашу, укыту турында мәгълүмат җиткерде.