Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге карамагындагылар “Казан арты” музеенда булды

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

ТАССР оешканга 100 еллыгы уңаеннан Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр “Казан арты” тарих - этнография музеенда булдылар.

Экскурсовод балаларны шул вакытта кулланылышта булган тарихи ядкарьләр һәм җихазлар белән таныштырды. Музей залларында балалар татар халкының көн-күреше турында күп кенә сорауларга җавап ала алдылар. Зур кызыксыну белән эш коралларын, тиеннәр, хатын-кыз бизәнү әйберләрен һәм өй кирәк -яракларын карадылар.

Экскурсовод, ТАССР тарихына багышланган күргәзмәгэ аерым игътибар бирде. Татар автономик республикасының оешу тарихы, анда яшәүче милләт вәкилләре һәм мәдәни мираслар белән таныштырды.

Экскурсияне оештыручылар сүзләренә караганда, музейга бару туган якның тарихы, йолалары һәм гореф -гадәтләре турында белемне тулыландыра, арттыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International