"Яңарыш" үзәге белгечләре практикада заманча тернәкләндерү ысуллары куллана

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

"Яшел планета" программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы чара узды.

Әлеге чараның максаты булып декоратив үсемлекләр үстерү эшчәнлегенә җәлеп итү, тикшеренү эшенә кызыксыну уяту торды.

Агротерапия – сәламәтлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерүдә яңа ысулларны берсе булап тора. Әлеге төр тернәкләндерү юнәлеше кул моторикасын яхшырту, хәрәкәтләрне координацияләүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International