15 нче февральдә Казан шәһәре Совет районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Чарада 4 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашачак: «Поволжская Экологическая Компания» ҖЧҖ, "Таттелеком" САҖ, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районы буенча Хәрби комиссариаты бүлеге, "КазХимНИИ" АҖ.
Эш бирүчеләр слесарь-ремонтчы, контакт-үзәк операторы, баш метролог, инженер, инженер-химик, маляр, фәнни хезмәткәр (химия өлкәсендә), тегүче, слесарь-электрик, механик-йөртүче, сапер, снайпер, атучы һәм башка вакантлы эш урыннары тәкъдим итәчәк.
Чара сәгать 9.00да, Казан ш., Журналистлар ур., 13а адресы буенча узачак.