Чистай "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Сталинград сугышында катнашкан ветераннарны котлады.
Бүгенге көндә Чистайда 4 Сталинград сугышында катнашкан ветеран яши. Алар арасында Владимир Муленков, Федор Матвеев, Вениамин Иванов һәм Мария Лежнева.