Кичә, 2 февраль көнне, Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар мультиваркада ботка пешерү буенча мастер-класста катнашты.
Әйтеп үтәргә кирәк, мондый дәресләр "Кулинария" программасы буенча уздырыла. Чараның максаты булып авыр тормыш хәлендә калган балаларга йорт хуҗалыгын алып барырга өйрәтү тора.
Педагоглар сүзләренчә, киләсе дәрес плов пешерүгә багышланачак.