"Наз" үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен хәйрия концерты оештырылды

2017 елның 3 феврале, җомга

Бүген Чепья балалар сәнгать мәктәбе филиалы укучылары Әлфия Салихова һәм Чепья авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре җитәкчелеге астында Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булдылар.

Белгечләр сүзләренчә, матур концерт номерлары беркемне дә битараф калдырмады. Инвалидлар һәм пенсионерлар игътибарына баянист, биюче, җырчылар номеры тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International