Бөек Ватан сугышы тыл ветеранын юбилее белән котладылар

2017 елның 3 феврале, җомга

Иске Көшкәт авылында яшәүче Мартынова Елизавета Федоровнага 3 февраль көнне 90 яшь тулды.

Шул уңайдан Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы урынбасары Энҗе Муллагалиева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәмзия Хәйруллина юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Шулай ук, юбилярга Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Елизавета Федоровна күп еллар башлангыч сыйныфларга белем бирә. Бүгенге көндә балалары һәм оныклары  тәрбиясендә яши.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International