Чистай медицина училищасы студентлары интернат-йорт белән актив хезмәттәшлек итә

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Чистай “Шәфкать” медицина училищесы студентлар берләшмәсе белән инде күптәннән эшләп килә.

Учреждение белгечләре сүзләренчә, балалар төрле чаралар оештыруда, сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше турында лекцияләр һәм әңгәмәләр уздыруда ярдәм күрсәтә.

Шулай итеп, узган елны иреклеләр актив рәвештә "Безнең кадерле ветеран" республика социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыруда катнашты, хәйрия концертлары оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International