Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Гүзәл Муталлапова үзәк карамагындагы инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар белән дәрес үткәрде.
Чараның төп максаты булып ата-аналарга заманча педагогик фән казанышлары нигезендә тәрбия процессын оештырырга өйрәтү торды.
Дәрес барышында ата-аналарга мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү коррекцион шартлары турында консультация бирелде, биремнәр, уеннар һәм күнегүләр башкарылды.