Әлки интернат-йортында концерт оештырылды

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Бүген Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Бәрмәнчек" халыкара конкурслар лауреаты фольклор ансамбле хәйрия концерты белән чыгыш ясады.

Шунысын да әйтергә кирәк, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Эльмира Кашапованың тормыш юлы Әлки районы белән бәйле.

Ансамбль репертуарында керәшен, татар һәм рус халык җырлары һәм биюләр яктыртылды. Шулай ук, кунаклар интернат-йортка музыкаль җихас һәм дисклар бүләк итте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International