“Изгелек” үзәге психологы социаль хезмәт алучыларны игътибарлы булырга өйрәтә

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

2017 нчы елның  7 нчы февралендә  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  психолог Мәдинә Мөһәмәт кызы “Игътибарлы булыгыз” дигән темага мини тренинг үткәрде.

Әлеге чарада  өлкән  яшьтәге 2 төркемнән торган 12 инвалид  катнашты.

Мини тренингның максаты булып физик активлык аша акыл эшчәнлеген, төркем белән эшләргә өйрәнү  һәм үз сәләтләрен үстерү торды.

Төркемдә катнашучылар   уен - күнегүләр аша  баш мие эшчәнлеген, хәтер, игътибар  һәм аралашу күнекмәләрен арттыру өстендә эшләде.

Нәтиҗәдә, әлеге чарада аралашу киң колач алды һәм төркем бердәм булды. Катнашучылар кәефләренең  яхшыруын һәм бер-берсенә игътибарлы булуларын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International