Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре “Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе” технологиясе нигезендә, өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы өлкәннәр белән әңгәмә үткәрде.
Өлкәннәргә торле аңлатмалар бирелде. Мәсәлән өйдәге электр җиһазларының дөрес эшләве, газ плитәләренең һәм пичләрнең төзек булуы, өйдән чыкканда өй кыекларыннан кар-боз төшү, аяк асты бозлавык булу куркынычлылыагы турында аңлатылды.
Шулай ук, ахыргы вакытларда күп кенә өлкәннәрне алдау очраклары булу сәбәпле, торле чит-ят кешеләргә ышанмаулары турында тәлап ителде. Медицина хезмәткәрләре барлап алынган “Сәламәт яшәү” газетасындагы мәкаләләр белән дә таныштырып үтте.