Чистай районында авыл мәктәпләре укучыларына һөнәри юнәлеш бирү дәвам итә

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мобиль офисы белгечләре районның гомумбелем бирү учреждениеләрендә булып кайттылар. Бу юлы белгечләр Чуваш Ялтаны һәм Кутлушкино авыл мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр үткәрде.

Профконсультант укучыларга хезмәт базарындагы вәзгыять һәм бүгенге көндә ихтыяҗы зур булган белгечлекләр турында сөйләде.

Чараның йомгаклау өлешендә яшүсмерләргә "Кеше-Техника" өлкәсеннән видеопрофессиограмма күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International