Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү юнәлешендәге экскурсия оештырылды.
Шулай итеп, балалар автослесарь, механик һәм автоэлектрик һөнәрләре белән якынрак танышу өчен "Гамбринус Авто" автосервисында булып кайтты.
Экскурсияне оештыручылар балалар өчен викторина үткәрде, очрашу ахырында чәй табыны әзерләнде.