Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәп укучылары өчен сыйныфтан тыш чара оештырды

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

2 нче февральдән алып 6 нчы февральгә кадәр Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мәктәп укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес узды.

Әлеге дәрестә 1 нче гомуми белем бирү мәктәпнең 7 нче сыйныфыннан 65 укучы катнашты.

Чара барышында балалар белән хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган һөнәрләр, белем алу, һөнәр сайлау схемасы буенча әңгәмә үткәрелде. Дәреснең йомгаклау өлешендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре табиб һәм журналист турында фильм күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International