Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирү кысаларында чаралар оештыра

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Зәй районының 7 нче гомумбелем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен һөнәрләр ярминкәсе оештырылды. Әлеге чараның максаты булып укучыларга һөнәрләр төрлелеге турында мәгълүмат җиткерү торды.

Һөнәрләр ярминкәсе командалы уеннар формасында үткәрелде.

Укучылар күбрәк тегүче, төзүче, рәссам, столяр кебек һөнәрләр белән кызыксынды. Очрашу мультсериал күрсәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International