Мәскәүдә Бөтенроссия гамәли семинары узачак

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

21-22 март көннәрендә Россия Федерациясе төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы "РосКапСтрой" Федераль автономияле учреждениесе белән берлектә азмобильле төркем халкы өчен уңайлы мохит мәсьәләләре буенча бөтенроссия гамәли семинары үткәрәчәк.

Семинарда катнашырга Россия Төзелеш министрлыгы, Дәүләт думасы, Россия Федерациясе хезмәт министрлыгы, Россия хезмәт һәм халыкны социаль яклау Департаменты, Бөтенроссия Инвалидлар Җәмгыяте, һөнәри экспертлар бергәлеге вәкилләре һәм башкалар чакырылачак.

Чарада катнашу өчен oko@akdgs.ru электрон адресына гариза тутырырга һәм җибәрергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International